

Гөлназ Асаева: "Миңа власть эләксәме-е-е..."
Җырчы Гөлназ Асаева ире Вилдан белән власть вәкиле булу, хакимияттә эшләү, депутат булып утыру турында сөйләшеп алганнар, ди.
Вилдан белдерүенчә, Гөлназ Асаевага җитәкче урыннарга утырырга ярамый, югыйсә, дусларына көн бетәчәк.
Гөлназ Асаева үзе дә иренең фикере белән ризалашкан: «Миңа власть эләксәме-е-е, бөтен җырлый белмәгән кешеләрне сәхнәдән алып ташлар идем», – дип куйган ул.
«Әйтәм бит! Алар бит инде синең «дусларың», – дип рәхәтләнеп көлгән аның ире.
Халык та Гөлназның сүзләрендә хаклык бар дип саный. «Дөрес, 5 сүзлек җыр язалар да акыралар. Тавышлары булмаса да»;
"Алар барысы да җырлый, тик сәхнәгә менә акчасы булганнар гына. Чын талантлылар менә алмый кала шул, ни хикмәт";
"Вилдан үзе өчен дә куркып куймадымы икән", дип әйтүчеләр дә бар.
Фото: emilia-spanish.ru