

Танылган Марат Мухинның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова ябыгу максатыннан Мәскәүдә 350 мең сумга ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан. Бу хакта блогер «Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында сөйләде.
«Мин шундый мөмкинлек барын белә идем. Үзем дә ясатырмын, дигән уйлар юк иде. Безнең нәселдә зур әни дә, әнием дә гәүдәле. Кешедән артык ашамыйбыз да кебек, әмма тазарабыз. Социаль челтәрдә, шаярып, «әллә ашказанын кечерәйтергә инде» дип яздым. «Ясаттым да, хәзер рәхәт» дип, күп кеше язды. Шулкадәр күп кеше ясаткан икән аны, сөйләмиләр генә. «Минем әни, туганнар, хәтта ирем дә белми» дип язучылар бар. Бу операцияне ябыгу һәм башка тазармау өчен ясаттым. 2 айда 12 кг га ябыктым. Тагын 10 кг ябыксам, бик яхшы булыр иде», – ди Гөлия.
Тышта эшләре бетте, эчтә “үзгәртеп коруга керештеләр”. Хәерле булсын!