

Роман Костомаров бүген янә бозда тимераякта. Олимпия чемпионы Илья Авербух үткәргән юбилей шоуда катнашкан. Костомаров хатыны Оксана Домнина белән чыгыш ясаган. Залдагы тамашачылар фигуралы шуучыларны кайнар алкышлар белән каршы алган.
Соңрак Илья Авербух Костомаровның ампутациядән бозга мөмкин кадәр тизрәк чыгарга теләвен һәм арытаба да чыгыш ясаячагын сөйләгән. Хатыны белән әзерләгән бу номерны Костомаров үзе тәкъдим иткән.
Афәрин! Күңел төшенкелегенә бирелгән чагыгыз булса, шундый көчле рухлы, тырыш, үҗәт кешеләр турында хәбәрләр укыгыз. Спортчының ике аягын, бер кулын һәм икенче кулының берничә бармагын кистеләр. Бу бик авыр сынау, минемчә. Һәм хатыны, якыннары, дуслары ярдәмендә Роман Костомаров аны уңышлы үткәрде яисә үткәрә дисәң дә була.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.