

Татарстанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты, Уфа дәүләт опера театры солисты Илһам Вәлиев шатлыклы хәбәрен җиткерде.
«Башкортстанның халык артисты булдым, әлхәмдүлилләх», – дип язган артист социаль челтәрләрдә. Мактаулы исем алуы белән без дә аны котлыйбыз. Якташыбызга киләчәктә иҗади уңышлар, гаилә бәхете һәм ныклы сәламәтлек телибез.
Илһам Вәлиев Чакмагыш районының Имәнлекүл авылында туып-үскән. 2004 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлый. Әлеге вакытта ул - Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты.
Башкортстанның атказанган артисты исемен ул 2008 елда алган булса, 2021 елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган иде.