

Татарстанның халык җырчысы Гүзәл Уразова үзенең “ВКонтакте”челтәрендә пост язган:
“Көтәм сине” җырын мин 2001 елның декабрь аенда яздырган идем. Бүгенге кебек хәтерлим. Оскар Усмановның студиясе ул вакытта Бауман урамында, Дом печати йортында урнашкан иде. "Минем серем" альбомына соңгы җырларның берсе булып керде ул. Ул вакытта мин әле булачак тормыш иптәшем Ильдар Хакимов белән дә таныш түгел идем. Хәзер инде бу җырны мин кызым Эллари белән башкарам. Менә бит, узган гомерләр, аккан су кебек дип юкка әйтмиләр.
Чын ретро җыр дип әйтергә була. Рәхәтләнеп тыңлагыз. Фикерләрегезне языгыз. Безнең тавышлар туры киләме?”
Гүзәл Уразованың соңгы еллардагы җырлары да бик матур, арада дәртлеләре дә, мәгънәле лирик җырлары да бик күп. Шулай да элекке альбомнары үзгә бер төрле зәвык белән аерылып тора төсле. Әллә бу “элек бар да яхшырак иде” дигән киң таралган фикер генәме икән?
Чыганак: vk.com/urazova_official