

Русия Президенты Владимир Путин "ел йомгаклары"н ясаганда үзенең "двойнигы" белән ясалма интеллектның тизләтелгән үсешенә янаган проблемалар турында аралашты.
Чара барышында дәүләт башлыгына видеоэлемтә аша СПбДУ студенты мөрәҗәгать итте, ул "deepfake" технологиясе ярдәмендә үз йөзен Президент йөзенә алыштыра.
"Сезнең "двойниклар"ыгыз күп булуы дөресме дип сорарга телим. Һәм тагын, сез безнең тормышыбызга ясалма интеллект һәм нейрочелтәр алып килгән куркынычларга ничек карыйсыз", — дип сорау бирде студент Владимир Путинга.
"Сез миңа охшап, тавышым белән сөйләшә аласыз икән. Ләкин минем тавышым белән мин генә сөйләшә алам. " - диде елмаеп Путин.