

Әнвәр Нургалиев үзенең төркеме белән трассада бәлагә тарыган бер водительгә ярдәм иткән.
Җырчы сөйләгәнчә, алар Бөгелмәгә концерт куярга китеп барганнар. Юл читендә бер машина торганын күреп, туктаганнар. Чөнки, бу коточкыч суыкта, белеп булмый, бәлки ул кешегә ярдәм көтәдер, хәлен белеп үтик дип уйлаганнар.
Чынлап та, "Пежо" микроавтобусы ватылган икән. Аны буксирга алганнар. Бу хәл турында җырчы социаль челтәрләрдә сөйләгән.
"Дуслар, кешеләрнең кайгысына беркайчан да битараф булмагыз. Бигрәк тә бүгенгедәй чатнама суыкларда. Һәркайсыбыз шундый хәлдә калырга мөмкин", -дигән җырчы халыкка мөрәҗәгать итеп.
Ә берничә көн элек шушы суыклар аркасында Әнвәр үзе дә кыен хәлдә калган. "Бүген без Азнакайда концерт куярга тиеш идек, ләкин, кызганычка каршы, түбән температура аркасында безнең машиналар ватылды. Шуңа күрә без концертны билгесез вакытка күчерергә мәҗбүр. Аңлавыгыз өчен рәхмәт!" - дигән ул.