

11 декабрьдә атна саен уза торган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутаты, данлыклы көрәшче Джефф Монсонга физик культура һәм спорт үсешенә керткән зур өлеше өчен Халыклар дуслыгы орденын тапшырды.
–Үз вакытында Джеффри Уильям Монсон республикага күченергә һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү, балаларны тренировкалау белән актив шөгыльләнергә карар итте. Ул бездә зур грэпплинг мәктәбе ачты. Һәм без Русия чемпионатларында көрәшнең бу төре буенча яхшы нәтиҗәләр күрәбез, – диде Радий Хәбиров. – Әмма иң мөһиме Джефф Донбасста яшәүчеләргә ярдәм итү белән актив шөгыльләнә, анда инде күп тапкырлар барып кайтты ул. Һәм Русиянең яңа территорияләре өчен бик күп эшләр эшли.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Джефф Монсон Донецк Халык Республикасы балалары өчен бушлай спорт мәктәбе ачты.
Чыганак: glavarb.ru