

Илсөя Бәдретдинова бер тапшыру вакытында бүгенге тормышның рәхәт булуы, әмма аның кадерен белмәвебез турында сөйләгән.
«Без инде зарланырга өйрәнгән. «Менә, элек рәхәт иде», – дип тотыналар. «Нәрсәсе рәхәт иде?» – минәйтәм. Чабата белән йөрү рәхәт идеме? Әллә инде шәһәргә хастаханәгә барып кайту өчен иртәнге сәгать 3тә торып, 2-3 маршрутка белән, яңгыр астында чират тору рәхәт идеме?» – дим. Хәзер теләсә кайсы кешедә машина. Урамда машина куярга урын юк. Бу бит инде начар тормыштан түгел. Чит ил машиналары! Барыбызның да киемнәребез бар! Инде шифоньерларга сыймый бит ул киемнәр. Ризык – пожалуйста! Элек мандаринны елга бер тапкыр күрә, 1 мандаринны 6-7гә бүлеп ашый идек. Хәзер мандариннар кибеп яталар, балалар аңа борылып та карамыйлар. Бу бит инде – тормышның рәхәтлеген аңлата торган факторлар. Нәрсәсеннән зарланасың инде моның? Без, кисәк-кисәк, үзебез рәхәткә чыдый алмыйбыздыр кебек миңа. Һәркөнне чиксез шөкер, рәхмәтемне кылам! Күңел тынычлыгы булсын, дип утырам инде хәзер», – дигән Илсөя.
Илсөянең бу сүзләре белән тулысынча килешүчеләр булса да, каршы төшүчеләр күбрәк булып чыккан.
«Безнең өйдә мандариннар кибеп ятмый. Балалар бөтен нәрсәнең бәясен белә. Авырып китсәк, бөтен хезмәт хакы даруга кереп бетә, җиләк-җимешкә калмый. Ярты ил шулай яши.
«Бөтен кешене дә бер калыпка салырга кирәкми. Кайбер кешеләрнең машиналары да юк, яшәү урыны да төрлечә»;
«Мин сезнең белән килешмим. Хастаханәләргә эләгү – үзе бер зур проблема. Мандариннарны да бөтен кеше дә ашый алмый»;
«Кем рәхәттә, кем михнәттә инде… бар кеше дә әйбәт яшәми, Илсөя! Сезнең әйләнәдә гел байлардыр, бәлки. Минем әйләнәдә төрлесе бар. Ашарга алса, даруга калмый, дару алса – ашарга… Шуннан аңлагыз инде», – дигән фикерләр бар.
Тулырак: Интертат