Йолдызлар тормышыннан
3 декабрь 2023, 14:35

Ришат Төхвәтуллин концертларының яртысын кыскарта

Ни өчен? Нәрсә булган?

artistlar.ruartistlar.ru
artistlar.ru

Билгеле җырчы Ришат Төхвәтуллин концертлар сезонын кыскартырга мәҗбүр.

Җырчы элеккеге сезонда 140 концерт куйган булса, хәзергесендә шуның яртысын гына куячак. Ни өчен? Бу хакта ул блогер Равил Закировка сөйләгән дип яза “Интертат”.

 “Быел бәбәй көтәбез. Шуның аркасында да өйдә буласым килә. Аннары вакыт та җитми. Күбрәк гаиләгә, иҗатка вакыт бирәсем килә. Мин күптән бер интервьюда “өйләнгәнче, гаилә корганчы, рәхәтләнеп гастрольләрдә йөрим, аннары концертларны киметәчәкмен” дип әйткән идем. Әкренләп шуңа таба бара”, – дигән җырчы.

“Сине гаилә тормышы “кысмаячакмы”? Син тәгаен әйтәсеңме шулай булмавы турында?” – дип сорый блогер.

“Юк, гаилә мине илһамландыра гына”, – дип җавап бирә җырчы.

Чыганак: Интертат.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас