Йолдызлар тормышыннан
3 декабрь 2023, 15:54

Ришат Фазлыйәхмәтовның хәле акрынлап яхшыра

Җырчы бу хакта видео төшергән. 

© «Татар-информ», Салават Камалетдинов© «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фото:© «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ноябрь ахырында Ришат Фазлыйәхмәтовның кинәт хәле начараеп, реанимациягә эләгүе турында язганнар иде. Хатыны Тәтишка сүзләренчә,  аның хәле бик авыр, Ришат яшәү белән үлем арасында булган. Икенче көнне аны реанимациядән палатага күчергәннәр. Әле инде аның хәле акрынлап  яхшыра, ди. Җырчы үзе өчен борчылып торган тамашачыларына, янәшәсеннән китмәгән хатынына, хәлен белешкән коллегаларына рәхмәт әйтеп, видео яздырган.

“Зур рәхмәт әйтәсем килә хатыныма. Сезгә минем турыда бөтен мәгълүматны күрсәтеп, җиткереп барды. Ул бик каты борчылды. Чыннан да мин реанимациягә эләктем, 2 көн реанимациядә яттым. Белмим, ни булганны үзем дә аңламый калдым.

Монда табиблар бик көчле. Аларга рәхмәт яусын. Хөрмәтле дусларым, хәлләремне белешкән коллегаларыма да рәхмәт. Хәзер әкренләп җайлашып киләм. Тиздән аякка басабыз. Әле җырлыйсы җырларым күп, сезнең белән күрешәселәр алда”, – дигән Ришат.

Ничек буладыр инде ул, төгәл диагнозсыз реанимациягә эләгү... Шулай да җырчыга исән-имин терелеп чыгып, тамашачыларын арытаба да моңлы җырлары белән куандыруын ихлас телибез! 

Ришат Фазлыйәхмәтов яздырган видеоны монда карый аласыз. 

Читайте нас