Йолдызлар тормышыннан
2 декабрь 2023, 15:18

Брюс Уиллис бер түбә астында ике хатын белән яши

Ләкин хәлләре көнләшерлек түгел шул... 

Брюс Уиллис бер түбә астында ике хатын белән яшиБрюс Уиллис бер түбә астында ике хатын белән яши
Брюс Уиллис бер түбә астында ике хатын белән яши

Кино йолдызы Брюс Уиллис яшәгән йортка аның элекке хатыны Деми Мур күченеп килгән. Хәзер алар өчәү бер түбә астында яшиләр.

Деми Мур деменция белән интегүче актёрны караша. Билгеле булуынча, 67 яшьлек Брюс Уиллис бер ел элек чире аркасында актёрлык карьерасын тәмамлады. Якыннары әйтүенчә, "крепкий орешек"ка табиблар башта афазия, ә аннары деменция диагнозын куйган.

Актерның хатыны Эмма Хеминг февральдә актёрның хәле кинәт аламалана башлады, дигән, ә матбугат чаралары Брюсны үзен еш агрессив тотуы һәм хәтта үз әнисен дә танымавы турында язган.

Шушы көннәрдә Эмма журналистларга, әгәр аларны урамда күрсәләр, актёр янына якын килмәскә һәм, гомумән, аларның гаиләсен борчымаска үтенеп мөрәҗәгать иткән.

Аңа, чынлап та, актёрны карау бик авыр, күрәсең, югыйсә ярдәмләшергә иренең элекке хатынын чакырмас та иде.

Daily Mail язуынча, 60 яшьлек актриса Деми Мур Брюс йортында соңгы чорда гына күренә башлаган. Әлеге хатыны Эмма:"Әйе, безгә Деми күченеп килде. Без аның белән дус яшәдек һәм хәзер ул гел бездә торачак", - дигән.

Брюс Уиллис белән Эмма Хеминг 14 ел бергә яшәгән, аларның ике кызлары бар. Актерның шулай ук Деми Мурдан да 3 кызы бар. Уиллисның элекке һәм әлеге хатыннары һәм аның балалары бик яхшы мөнәсәбәтләрдә һәм барсы да актёрны карап, аңа ярдәм итеп торалар, ди.

 

Брюс Уиллис бер түбә астында ике хатын белән яши
Брюс Уиллис бер түбә астында ике хатын белән яши
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас