"Брат братның көтү көткәненә рад..."

Ришат Төхвәтуллин шундый җыр җырлаган. 

"Татар-информ" архивы."Татар-информ" архивы.
Фото:"Татар-информ" архивы.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин «Барысы да кала» дип исемләнгән яңа концерт программасында брат турында җырын тәкъдим иткән. Җырны Зифа Нагаева язып биргән.

«Брат, брат братның көтү көткәненә рад, – дигән заманнардабыз.

Тәгәрәвен тәгәри дә, кая бара арбабыз, кая бара арбабыз?

Акчаның кадере юк, күңелнең бәгыре юк, өсләр бөтен, тамак тук – җанның тынычлыгы юк.

Аска этәрүче бар, арттан этәрүче юк. Кайгы күтәрүче бар, шатлык күтәрүче юк», –

дигән сүзләр бар җырда.

Җырчы тамашачылардан: «Килешәсезме?» – дип сораган. 

Чыгышның видеосын монда карый аласыз. 

Читайте нас