Алла Пугачева корпоративта чыгыш ясаган өчен күпме сораган?

Басып торсагыз, утырырга киңәш итәбез – андый акчалар безнең төшләргә дә керми...

Алла Пугачева корпоративта чыгыш ясаган өчен күпме сораган?Алла Пугачева корпоративта чыгыш ясаган өчен күпме сораган?
Алла Пугачева корпоративта чыгыш ясаган өчен күпме сораган?

Ноябр азагы гына булса да, Яңа ел рухы үзен сиздерә башлады – Русия йолдызлары Яңа ел корпоративларында чыгышлары өчен күпме хак сораячакларын белгертә башлаганнар.

Кем күпме сорыйдыр, анысы әлегә  сер булып калсын, ә менә Русия эстрадасы примадоннасы, берничә ел инде сәхнәдә чыгыш ясамаган  74 яшьлек Алла Пугачева, корпоративка чакыра-нитә калсалар, чыгышы өчен аз да түгел, күп тә түгел 46 (!) миллион сум сорый икән. Ләкин кайсыбер чыганакларга караганда, аның бу теләгеннән Рублевка олигархлары көлгәннәр генә, имеш. Һәм йолдызга бойкот белдергәннәр. Аның каравы, Лолита, Таисия Повалий, Азиза, Наташа Королева, Маша Распутина кебек җырчылар корпоративларда  быел бик популяр булмакчы. Ә Примадонна быел “тәмле” гонорарларсыз калыр, ахыры.

Чыганак: gazeta.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас