Фирдүс Тямаевка Уфа табибы операция ясаячак

Берүк уңышлы үтсен. 

Җырчының аккаунтыннан.Җырчының аккаунтыннан.
Фото:Җырчының аккаунтыннан.

Фирдүс Тямаев моннан ике ел элек Германиядә аягына катлаулы операция ясаткан иде. Хәзер җырчы яңадан операциягә керергә әзерләнә. «Үзем гаепле, үземне сакламадым», - диде Фирдүс операциясенең уңышсыз чыгуы сәбәбен.

-Фирдүс, Германиядә ясаткан операциядән соң барысы да әйбәт булыр кебек иде.

Безнең халык табибларны сүгәргә ияләшкән. Гадәттә, кеше үзенең хатасын танымый. Мин менә үземнең ялгышымны таныйм. Үзем гаепле, операциядән кайткач та үземне сакламадым. Гармуннар күтәреп, унар чакрым йөрдем. Ахыры хәерле булмаячагын сизенә идем. Себер якларында гастрольләрдә чакта аягым шеште, ялкынсынды. Монда кайтып тикшерткән идем – шул ук киста диделәр. Тикшеренү нәтиҗәләрен Германиягә җибәрдек. Алар яңадан операциягә чакырды. Әмма мин бу юлы Германиягә барып йөрмәскә булдым. Операцияне үзебезнең профессорларга ышанып тапшырам. Бүген иртән анализлар бирдем.

Операцияне кайсы көнне ясатачагымны беркемгә дә әйтмәячәкмен. Алайса әни бик каты борчыла. Үзем ачык авыз бит, болай да бөтенесе шалтырата, сораша башлады. Аллаһы боерса, барысы да әйбәт була. Мин позитивта.

-Бу ике елда аягың авыртып интектердеме?

Авыртты, әлбәттә. Аяк сынарлык хәлгә җиткән бит инде.

-Операцияне кайда ясатасың?

Уфадагы бер яхшы профессор белән сөйләштек. «Казанга килеп ясый алам яки үзең Уфага килерсең», - диде. Мәскәү табиблары белән дә киңәшкән идек. Тик күңел шушы Уфа табибына тартты. Автор: Гөлназ Хәбибуллина. Чыганак: "Интертат" 

Читайте нас