Басков башкортча җырлаячак

"Башкортстанның халык артисты" исемен ул юкка гына йөрти инде.

Басков башкортча җырлаячакБасков башкортча җырлаячак
Басков башкортча җырлаячак

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе җырчысы Әлфия Нигъмәтуллина “Россия 1” телеканалындагы “Ну-ка, все вместе” музыкаль бәйгедә катнашкан. Ул чыгыш ясаганнан соң, тапшыруны алып баручы Николай Басков аңа дуэт җырларга тәкъдим итә.

- Санкт-Петербургта барган “Башкортстан көннәре”н япканда киләсе елда башкорт телендә җырларга вәгъдә бирдем. Киләсе елда сездә зур бәйрәм көтелә. Әйдәгез, Уфаның 450 еллыгы бәйрәмендә сезнең белән дуэт җырлыйбыз?! Русча да, башкортча да микс җырларбыз, – дигән ул.

Бу тапшыруда Әлфия Нигъмәтуллина җырын халык җырлары стилендә башкарган, курай моңы да ишетелгән. Ләкин якташыбыз финалга үтә алмаган. Шуннан соң инде Николай Басков Уфа җырчысына әнә шундый тәкъдим ясаган.

Әйткәндәй,  Николай Басковның "Башкортстанның халык артисты" дигән мактаулы исеме дә бар. Аңа былтыр Уфада Җиңү көненә багышланган бәйрәм концертында, мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән зур өлешләре, күпьеллык иҗади эшчәнлекләре өчен Радий Хәбиров тапшырган иде.

Фото: PHOTOBY.RU

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас