Барлык яңалыклар

Радик Динәхмәтовка Халык артисты исеме бирелде

Җырчыны чын күңелдән котлыйбыз! 

Радик Динәхмәтовка Халык артисты исеме бирелде
Радик Динәхмәтовка Халык артисты исеме бирелде

Бүген атналык оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан җырчы Радик Динәхмәтовка "Башкортстанның халык артисты" исемен бирде.

"Бу - чын ир-егетлек үрнәге. Ул үз теләге белән СВОга китте һәм үзенең хәрби бурычын үти", - диде Радий Хәбиров, бүләкне тапшырганда.

 Радик Динәхмәтов СВО зонасында санитар-водитель булып эшли. Әлеге вакытта ул ялда. Таһир Кусимов исемендәге батальон егетләреннән  җырчы Радий Хәбировка сәламнәрен, рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук ул Хәбировка СВОдан егетләр җибәргән хәрби башлык бүләк итте. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: