Барлык яңалыклар

Гүзәл Уразова Уфа урамында кешеләргә кәнфит тараткан

Кайбер кешеләр җырчының кулыннан күчтәнәч алырга курыкканнар. (Видео) 

Гүзәл Уразова Уфа урамында кешеләргә кәнфит тараткан
Гүзәл Уразова Уфа урамында кешеләргә кәнфит тараткан

Гүзәл Уразова Уфага килгәч, “яхшы эшләр” дип аталаган челлендж игълан иткән. Моның хакта сөйләп ул видео төшергән һәм аны социаль челтәрләргә куйган.

Видеода күренүенчә, Гүзәл Уфаның "Яшьләр сарае" мәдәният йорты каршында кешеләргә кәнфитләр тарата. Кемдер җырчыны танып, күчтәнәчен шатланып ала, аның белән фотога да төшә. Ә Гүзәлне танымаучылар аптырап калалар, кәнфиттән дә баш тарталар.

"Мин бүген Уфада бик күп бүләкләр тараттым һәм һәммәсенә елмаю бүләк иттем. Ә тиздән 10000 елмаю һәм Уфадагы концертларыбызга 10 билет бүләк итәчәкмен", - ди ул. Моның өчен Гүзәл үзенең афиша/баннер янында кызыклы видео төшерергә (җырлап, биеп яки сөйләп) һәм шуны социаль челтәрләргә пост итеп куярга куша. - Иң кызыклы видео авторлары җиңүчеләр булачак! Аларны 30 ноябрьдә билгеләрбез!” - ди ул.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: