

Яр Чаллыга концерт программасы белән Русиянең халык артисты Олег Газманов килгән. «Морячка», «Мои ясные дни», «Есаул», «Смуглянка» кебек җырлары белән халык күңелен яулаган җырчы сәхнәне элеккечә кыздырган. Бу хакта "Шәһри Чаллы" гәзите язып чыккан.
«Зал шыгрым тулы иде. Олег Газманов җырлаганда, бөтен халык җырлады. Биеделәр. Концерт патриотик рухта барды. Шулхәтле күңелле узды», – дип, фикерләре белән уртаклашкан «Идел-Урал инвалид спортчылар хәйрия фонды» рәисе Ракит Әбделманов.
Олег Газмановны сәхнәгә чыгып зурлаганнар. Түбәтәй, «Татарстан батырлары» китабы һәм чәкчәк бүләк иткәннәр. Чаллы тамашачысының шулай җылы кабул итүенә җырчы шаккаткан.
«Олег Газмановтан татар ясадык та куйдык. Үзе дә «мин хәзер татар аксакалы булдым, бик горурланам» диде. «Дөресен генә әйткәндә, миндә татар каны бар бит», – дип тә өстәде», – ди Ракит Әбделманов.
Чыганак: "Интертат"