Ринат Рахматуллинны төрмәгә утырталар

Сәбәбе - җәен ул ясаган авария, ди. 

"Шәһри Чаллы"."Шәһри Чаллы".
Фото:"Шәһри Чаллы".

Татар эстрадасы җырчысы Ринат Рахматуллинны 6 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул колония-поселениедә утырачак. Буа судында шундый карар чыгарылды. Шулай ук җырчы 3 ел ярым машина йөртү хокукыннан азат ителә. 

Исегезгә төшерәбез, Ринат Рахматуллин җәй көне  Буа шәһәре хакимияте бинасы каршында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган иде. 

Җырчы Lexus автомобиле белән исерек килеш идарә иткән булган. Җитмәсә, машина да  кызыныкы булып чыга. Авария урынына килгән инспекторларны ул алдарга тырыша. Руль артында үзе утырмавын әйтә. Алкогольгә тикшеренү үтүдән баш тарта. 

Җырчы моңарчы да машинада исерек килеш йөреп, таныклыгын алдырган булган. Ул "30нчы авариядән исән калдым" дип сөенеп сөйләп йөргән. 

Чыганак: Шәһри Чаллы. 

Читайте нас