

Телетапшырулар алып баручы, гимнастка Ләйсән Үтәшеваның шушы көннәрдә Уфада концерты булды. Якташыбыз, туган ягына кайткач, күңеле тулып киткән күрәсең, чыгышы вакытында ул елап җибәргән.
Концерт дигәч тә... Ләйсән җырлый башлаган икән дип уйладыгызмы әллә? Юк, ул биюләрдән торган спектакльдә уйнаган.
Халык якташыбызның чыгышын бик җылы кабул иткән һәм алкышларга күмгән. Бер чыгуында Ләйсән күз яшьләрен тыя алмаган - сәхнәдә елап җибәргән.
Халыкка мөрәҗәгать итеп:
«Сезгә зур рәхмәт! Бу шәһәр минем өчен бик тә кадерле. Монда тудым. Әнием әтием белән монда танышкан. Бүген чыгыш ясаганда, әнием Зөлфия Үтәшеваның янымда булуын тойдым. Мондый хәл беренче тапкыр бүген булды. Тамашама килгәнегез өчен рәхмәт. Сезнең алдыгызда чыгыш ясавым белән дә бәхетлемен. Рәхмәт, дусларым», – дигән ул.