СВОдан Радик Динәхмәтов ялга кайткан!

Хәлләре ничек икән?

СВОдан Радик Динәхмәтов ялга кайткан!СВОдан Радик Динәхмәтов ялга кайткан!
СВОдан Радик Динәхмәтов ялга кайткан!

Үз теләге белән махсус операциягә киткән Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов кыска вакытлы ялга кайткан. Без аның хәлләрен белештек.

Җырчы махсус операциягә Башкортстан полкында тынлы оркестр җыярга приказ чыгуын белгәннән соң китүе хакында сөйләгән иде. Ләкин әлеге полк җыела алмаса да, җырчы контракт төзеде. Радик Динәхмәтов бүгенге көндә Кызыл Лиман юнәлешендә “ашыгыч ярдәм” машинасы йөртүчесе, хәрби санитар вазифасында хезмәт итә.

Горурланып һәм күтәренке рух белән хезмәт итәм. Вакыт бик тиз уза. Инде менә 2 атналык ялга да җибәрделәр. 200 солдат кайтыр юлга чыктык.

Миңа матур теләкләр теләп торуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Минем иҗат һәм хезмәт юлым белән кызыксынган, җырларымны яраткан тамашачым белән элемтәдә тотуыгыз өчен сезгә рәхмәтләр укыйм”, – диде ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас