Роман Костомаров якын арада бозга чыгарга ниятли

Спорт шулай ул, үзенә тартып тик тора. 

SHOT Tekegram-каналы.SHOT Tekegram-каналы.
Фото:SHOT Tekegram-каналы.

Роман Костомаров бокс буенча тренировка үткәргән. Фигуралы шуучы шулай ук  якын арада бозга тимераякта чыгарга планлаштыра.  

Фигуралы шуу буенча атказанган спорт мастеры  Роман Костомаров шушы көннәрдә бокска баруын  сөйләгән, ул һәм протезсыз шөгыльләнүен ассызыклаган. Бу хакта ул Мәскәүдә   узган “Россия” Халыкара  форум-күргәзмәсе кысаларындагы “Знание” марафонында сөйләгән.
Костомаров элеккечә бүгенге көндә төп хыялына  – бозга тимераякта чыгуга – омтыла. Спортчы фикеренчә, көн саен узган тренировкалар аңа  хыялын тормышка ашырырга булышачак.

“Бозга чыгасым килә. Әлбәттә, бу элекке шуу  булмаячак инде, шулай да бозны тоясым килә. Бүгенге көндә моңа ирешү җиңел түгел. Әмма теләгем бик зур, моның өчен мин бик күп шөгыльләнәм. Спорт залына мин гел йөрдем инде, шушы көннәрдә, мәсәлән, мин бокска бардым, дөрес, протезсыз. Шулай да ярый әле тренировкаларга йөреп була, чөнки теләсә нинди тренировка кулларны, аякларны, рухны ныгыта, шуңа да мин спорт белән яратып шөгыльләнәм”, – ди спортчы.


Чыганак: SHOT Tekegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас