Дубайга турлар сатып, кешеләрне алдаган блогерлар яңа кәсеп уйлап тапкан

Интернетта язылганнар дөрес булса, бигрәк оятсызлар да инде!

Социаль челтәрләрСоциаль челтәрләр
Фото:Социаль челтәрләр

Дубайга турлар сатып, кешеләрне алдауда гаепләнүче блогерлар Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева һәм аның ире Раушан акча эшләүнең яңа ысулын тапкан. Хәзер блогерлар җенси тормышларының нечкәлекләре турында сөйләп баемакчы.

Илүсә башта барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлаган һәм алга таба үз тормышларындагы нечкәлекләр хакында бушка сөйләмәячәләрен әйткән.

«Минем корнишонмы, баклажанмы? Ничә сөяркәм бар? Илүсә аларга ничек карады? Барлык сорауларга җаваплар да «Телеграм» каналыбызда булачак. Тик анда керү өчен сезгә 10 мең сум түләргә туры киләчәк», – дип язган Рушан үзенең сторисларында.

«Аллакаем, бу – кемгә кызык соң?»;

«Тиздән Аяз Шабутдинов артыннан китәчәкләр»;

 «Җиңел акча ярату боларны берничек тә җибәрми»;

«Сезнең тормыш хәзер кемгә кызык, шулхәтле ялганнардан соң»;

«Андый мәгълүмат бушка да кирәк түгел»;

«Татарстанны, Русияне оятка калдырдылар. Татарстанның Диния Нәзарәте мөселманнарның шундый отясызлыклар эшләвенә ничек карый икән? Алар бит, ял иттерәм дип, инвалид балалар, пенсионерлардан акча җыйдылар»;

Илүсә белән Раушан, Дубайга очсыз турлар сатты. Баштагы мәлдә Дубайга бара алучылар булса да, соңыннан алар турларның вакытын күчерә башлады. Тур өчен түләгән акчаларын кире кайтара алмаучы күп кешеләр барлыкка килде. Блогерларны мошенниклыкта гаепләп чыктылар, һәм алар бизнесларын ябарга мәҗбүр булуларын хәбәр итте.

Илүсә Фәләховага карата «мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылды, дип яза ”Интертат” электрон басмасы.

Ис-акыл китәрлек, җәмәгать. Чынмы икән соң бу мәгълүмат, әллә чираттагы “хейт”мы?
Илүсәсе яулык бәйләп, үзен дингә катышы булган кеше, дип күрсәтеп йөреп, намаздамын, дип сөйләп, шулай кыланырга  ничек оялмый икән? Ә моны күргән әти-әнисенә бигрәк авырдыр инде. Туганнары, күрше-күлән, бөтен республика алдында балалары өчен гарьләнәләрдер инде... Акчаларын югалткан туристлар да кызганыч, шоу-бизнес вәкилләре ясаган рекламага ышанып, алар да төп башына утырып калган.

Читайте нас