

Кичә бер таныш артистның сторисында Вадим Захаровка Татарстанның халык артисты исемен алуы хакында белдем. Бүген бу хакта күбрәк мәгълүмат алу нияте белән Вадим Захаровның үзенең сторисын карадым. Вадим сторисындагы видеосын үзенә хас шаяру белән башлаган:
“Пятый-пятый, я девятый. Хәерле кич, хөрмәтле дуслар. Күптән түгел генә, бер-ике сәгать элек бер гади генә керәшен егете Вадим Захаровны Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем белән бүләкләргә дигән указга кул куелган, диләр. Әле ышанып та бетеп булмый... Зур рәхмәт тамашачыларга, рәхмәт әти-әнигә, гаиләгә. Мин бу зур бүләкне әнигә багышлыйм. Әни генә күрә алмады... – җырчының бу вакытта күңеле тула, аның күзләре яшьләнә. – Менә шундый сөенечле хәбәрләр килде. Бергә булыйк, бер-беребезнең шатлыкларына сөенеп, куанычларны уртаклашып яшик”, – дип тәмамлый сүзен Вадим Захаров.
Зур биеклекләргә ирешкән гади генә керәшен егете Вадим Захаровны бу мактаулы исемне алуы белән ихлас котлыйбыз. Вадимның җырлары җылы, халыкчан, күңелләргә үтеп керерлек. “Көттермәсәк иде әнкәйләрне” җыры гына ни тора!