Ургант Русия турында фикерен җиткергән

Махсус хәрби операция башлангач, ул илдән чыгып киткән иде.

Ургант Русия турында фикерен җиткергәнУргант Русия турында фикерен җиткергән
Ургант Русия турында фикерен җиткергән

Актёр, шоумен Иван Ургантның тапшыруларын хәтерлисезме? Ул 2012 елдан бирле "Кичке Ургант"ны алып барды. Тик махсус хәрби операция башлангач, актёр илдән чыгып китте.

Әле Дубайда Владимир Познер белән берлектә концерты булган. " Познер һәм Ургант сәяхәте" дип аталган тамашада ул Русияне яратам дип сөйләгән һәм «Беренче канал»га эшкә кайту теләге барлыгын да әйткән.

"Мин Русияне шул кадәр яратканымны белми  идем", - дигән ул Дубайда халык алдында чыгыш ясаганда.- "Беренче канал" директоры Константин Эрнсттан гафу үтенеп тә карадым, ләкин барыбер элекке эшемә кайтырга рөхсәт бирми", - дип сөйләгән ул. Боларны шоумен сәхнәдә шаярып әйткәндерме, чындырмы - билгеле түгел.

Фото: Екатерина Чеснокова/ РИА-Новости.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас