

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айгөл Сагынбаеваның ижатына 20 ел тулган. Шул уңайдан ул Уфада “Йөрәк тавышым – җырларымда” дип аталган концерт программасын тәкъдим итә.
Айгөл Сагынбаева сәләтле җырчыларга бай Учалы якларында туып үскән. Аның моңлы тавышы моннан нәкъ егерме ел элек Татарстаннан радио дулкыннары аша туган Башкортстанына әйләнеп кайткан инде. Айгөл Казан дәүләт мәдәният университетында укып йөргән вакытта ук зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, үзенең тавышы, моңы белән Татарстан халкының күңелен яуларга иреште. Ул эстрада җырларын да, халык көйләрен дә җиренә җиткереп, зур осталык белән башкарган, бай репертуарлы җырчы. Таланты, тырышлыгы, зәвыклы булмышы, үзенә генә хас башкару стиле, сәхнәдәге тыйнаклыгы өчен яраталар, хөрмәт итәләр аны тамашачылары. Ләкин соңгы вакытта җырчы зур сәхнәләрдә күренми башлаган иде. Җырчы белән нәрсә булган, кайда югалып торды икән – моның турында җырчы үзе болай дигән:
– Әйе, концертлардан 5 ел тәнәфес алган идем. Бу вакытны мин гаиләмә багышладым. Мин кечкенәдән күп балалы әни булу турында хыяллана идем – теләкләрем чынга ашты, Ходайга шөкер. Олы кызыма – 16, уртанчы кызыма – 10, төпчек улыбызга – 4 яшь тулды. Безнең арада бик тыгыз бәйләнеш. Балаларның үскәнен сизми дә каласың. Аларга игътибар һәм күңел җылысын биреп, ана кадерен белеп үссеннәр дип тырышам.
Соңгы елларда еш чыгыш ясамасам да, сәнгать дөньясында, җыр даирәсендә калам. Моңнан аерылганым юк. Яңа җырлар яздырам, иҗади процесс туктамый. Сәхнә сагындырды. Шулай да әлегә гаилә кыйммәтләре өстенрәк, күбрәк балалар өчен яшим, бөтен көчеме гаиләмә бирәм, - дигән җырчы.