Йолдызлар тормышыннан
30 Октября 2023, 16:43

Габделфәт Сафин: Кеше өчен иң кирәкле әйберне аңладым

Җырчы моны, үзе әйткәнчә, 60 яшькә җиткәндә аңлаган. 

intertat.tatarintertat.tatar
intertat.tatar

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин концертында кешене бәхетле итә торган иң мөһим әйберләр турында уй-фикерләре белән бүлешкән.

«60ка җитеп, кеше өчен иң кирәкле, иң мөһим дип саналган әйберне аңладым. Ул да булса, һәрвакытта да кәнәгать булу, шөкер итү. Нәрсәң бар, булмаса да шөкер итәргә, булса да шөкер итәргә. Гомумән, нинди генә хәлдә дә канәгатьлек хисе булырга тиеш, һәм кеше шушы канәгатьлек белән бәхетле дә. Матди әйбер белән кеше бәхетле була алмый. Алган саен әйбергә ияләнәсең, ә канәгатьлек хисе һәрвакыт бәхетле итеп тота кешене», – дигән җырчы.

Габделфәт Сафин бу уңайдан бер мәзәк тә сөйләгән.

«Бер хатын көзгегә карый да, иренә зарлана икән: «Кара, шушы 2-3 елда чистый картаеп беттем, битемне җыерчык басты, күз төпләрем асылынып төште, икенче ияк чыкты, мин депрессиядә. Син әйт, ичмасам, миңа бер җылы сүз», – ди икән.

Аңа ире: «Хатын, Аллаһка шөкер дип әйт, синең әле күзләрең әйбәт күрә икән», – дип җаваплаган.

Менә, зарлансаң, сиңа! Дөрестән дә, дуслар, без шөкер итеп яшәргә тиеш», – дип тәмамлаган сүзен җырчы.

Чыганак: Интертат. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас