

Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров 28 октябрьдә “Бәхет хакы” спектакле белән Үрге Яркәйдә гострольдә булган.
Спектакль вакытында ул таныш булмаган сәхнәдә караңгыда ялгыш басып егылган. Шуңа карамастан, Фидан Сафа улы сер бирмәгән – берни булмагандай торып баскан һәм ролен ахырына кадәр уйнаган. Ләкин чынлыкта артист шактый җәрәхәт алган булган.
“Спектакль вакытында еш кына шундый алым кулланыла – ут сүнә һәм шул вакытта сәхнә күренеше үзгәрә. Сәхнә киңлеге күнегелгәннән бүтән төрле булгач, мин ялгыш бастым һәм егылдым. Битне канаттым. Соңыннан яңак сөяге чатнаганлыгы ачыкланды. Шуны әйтәсем килә – беркемгә бернинди дәгъвам юк. Безнең эшебез шундый, төрле хәл булырга мөмкин. Коллегалар ярдәме белән ролемне уйнап беттем. Миңа шунда ук бинт, кар алып килделәр һәм чыгышларым арасында җәрәхәтләнгән урыннарга салкын куеп тордылар. Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул итте. Көчле кул чабуларга, чәчәкләргә күмделәр”, – дип сөйләгән Фидан Сафа улы.
Әйтүләренчә, соңыннан артистны ашыгыч ярдәм машинасы белән Уфага алып киткәннәр. Әле аның хәле тотрыклы, диләр. Ул дәваханәдә дәвалана.
“Халисә Мөдәрисова пьесасы буенча “Бәхет хакы” музыкаль мелодрамасы безнең Башдрамда 12нче ел бара һәм һәрвакыт аншлаг белән үтә. Тамашачылар аны бик ярата, 9-10 тапкыр килүчеләр бар. Ә мин анда төп рольне башкарам. Шуңа бу юлы да ахырына кадәр уйнап бетмичә китә алмадым. Хәзер инде бераз дәваланырга кирәк. Югыйсә, минем битем “эшкә чыгарлык хәлдә” түгел”, – ди Фидан Гафаров.
Фидан Сафа улына тизрәк савыгуын телибез.