Йолдызлар тормышыннан
28 октябрь 2023, 14:21

Гүзәл Уразовага бер ир: "Помните меня?" (Видео)

Сәхнәгә розалар тотып менгән ир җырчыны ресторанга чакырган. 

Гүзәл Уразовага бер ир: "Помните меня?" (Видео)Гүзәл Уразовага бер ир: "Помните меня?" (Видео)
Гүзәл Уразовага бер ир: "Помните меня?" (Видео)

Уразова Магнитогорскида концерт вакытында  булган кызыклы хәлне сөйләгән. Сәхнәгә аның янына чәчәк бәйләме тотып бер ир менгән.

"Кинәт кенә: "Помните меня?" - дип сорагач, тиз генә искә төшә мени әле ул?! - ди Гүзәл. - Всё, хәзер менә искә төште инде. Челәбе шәһәрендә былтыр концерттан соң Илдар белән ресторанга ашарга кергән идек. Өстәл артында утырганда дүрт кеше безнең белән фотога төшеп киткәннәр иде. Соңрак, официанттан түләү өчен счет сорагач, "За Вас уже оплатили!" - диде. Шул егет түләгән булган инде,күрәсең. Әнә бит, тагын обедка чакыра. Рәхмәт инде хөрмәтегезгә!" дигән җырчы һәм шул мизгелнең видеосын социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Сәхнәгә чыккан ир: "Учалыда яшәсәк тә, җырларыгызны тыңлау өчен Чиләбегә яки Магнитогорскига барабыз, чөнки безнең шәһәрдә, гадәттә, билетлар калмый, - ди ул. - Белүемчә, алдагы көннәрдә сезнең концертларыгыз Учалыда була. Якшәмбе көнне мин сезне ресторанга чакырам! Бик күңелле булачак! Сез бит Киркоров белән Пугачевадан да текәрәк йолдызлар!" - дип ул җырчыларны мактый. Бу сүзләрдән соң зал аларны алкышларга күмә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас