

Җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә бала тапканнан соң бик нык тазаруы хакында сөйләгән Өстәвенә, җырчы, артык авырлыгы аркасында, начар уйларга да бирелә торган булган.
«Бик четерекле темага сөйләшеп алыйк әле. 2 ел элек булган хәлләрне сөйлим. Ул вакытта ниләр кичердем һәм ул халәттән ничек чыктым? Бала тудыру йортыннан кайткач, бар да яхшы иде кебек. Вилдан булышып торды. Ләкин, өйдә озаклап тора алмады, акча эшләргә кирәк. Ул офиска эшләргә китә, ә мин, комплексларым аркасында, бөтен кешенең башын катырам. Вилданның читтә сөяркәсе бардыр, чөнки мин симез, целлюлит белән, дип уйлый башладым. Акылдан язар дәрәҗәгә җитә идем. Артык авырлыгым аркасында юләрләнә яздым. Шундый уйларны башыма кертермен дип, гомер уйламаган идем», – дигән Гөлназ Асаева.
Бу хакта тулырак Интертат сайтына кереп укый аласыз.