Йолдызлар тормышыннан
24 октябрь 2023, 09:45

«Рәхмәт сиңа!»

Фән Вәлиәхмәтов кемгә рәхмәт белдергән?  

«Рәхмәт сиңа!»«Рәхмәт сиңа!»
«Рәхмәт сиңа!»

Фән Вәлиәхмәтов кемгә рәхмәт белдергән?

 

 

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов егылып аягын имгәткән иде.  Кем соң аны сәхнәгә чыгарга дәртләндергән?

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов Казанда Руслан Кираметдинов концертында утырып җырларга мәҗбүр булган, әмма тамашачы аңа аягурә басы, кайнар алкышларга күмгән.

Фән абыйны үз концертына чакырган җырчы Руслан Кираметдиновка тамашачы бик рәхмәтле. Чөнки чын мәгънәсендә халык җырчысы – Фән абыйны күпләр сәхнәдән югалтып торгандыр,  ул егылып аягын имгәткән иде.

Мондый тантаналы концертларны, халык белән очрашуны көтеп алучы, ихластан чыгыш ясаучы Фән Гавис улы үзе дә тамашачы белән очрашуына бик шат һәм Русланны мактап, болай дигән: «Бәхетле булсын гомерләрең. Ярты ел ятканнан соң урынымнан кузгатып алып килдең. Рәхмәт сиңа, тамашачылар белән күрешкәч, күңелем булып китте. Бәлки, тиздән аякка да басармын әле, Аллаһы теләсә. Руслан энекәшкә зур уңышлар! Популярлыкның иң пигына барып җитсен. Халык ярата, тавышы матур. Мин инде, өлкән буын җырчы буларак, шундый бәя бирәм аңа – Русланның киләчәге бар!».

Тальяны белән бөтен залны рухландырган, җырлары белән тамашачы күңелен арбаган яраткан җырчыбызны тамашачы аягүрә басып алкышлаган. Менә ул хөрмәт, менә ул халык җырчысы даны! Афәрин, Фән абый! Тизрәк савыгып бетегез дә, илебезне иңләп-буйлап концертлар белән чыгыш ясап, чын сәнгатькә сусаган җаннарга моңнар өләшегез. Чын моңнар кирәк әле!

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас