

Юмор остасы, җырчы Данир Сабировның өе яна язган.
Бүген иртән Данир Сабиров терәлеп торган күршесендә янгын чыгуы турында хәбәр итте. Ялкын үзенең йортына да күчә язган, шулай да, йорт түбәсе бераз янган.
"Күршем Ирек абыйның кызы һәм оныгы янгында яраланды. Йортлары һәм ике машинасы янып бетте. Мин янгынны күрү белән сарайдан шланг алып суздым һәм пожарный килгәнче үз йортымны суытып тордым тик түбәсе барыбер янды. Балалар бик курыктылар.
Сигез ел элек Ринат исемле пожарныйда эшләгән дустым әйткән иде, күршедә андый-мондый хәл чыкса,иң беренче якындагы йортларны суытырга кирәк дип. Әлдә игътибар белән тыңлаганмын һәм ул әйткәнчә эшләдем. Җил булган булса, безнең йортыбыз да яныр иде дип әйттеләр пожарниклар. Аллаһ саклады. Булдыра алганча күршеләремә бергәләп ярдәм итәрбез инде", - дигән ул.
Яңа йорт салып кергәнче, күршесенә үзендә яшәргә тәкъдим иткән.