Йолдызлар тормышыннан
13 октябрь 2023, 07:21

Артистларга җиңел акча гына кирәкме?

Ришат Төхвәтуллин: “Талантларга дефицит барлыкка килде”.

Артистларга җиңел акча гына кирәкме?Артистларга җиңел акча гына кирәкме?
Артистларга җиңел акча гына кирәкме?

Ришат Төхвәтуллин: Талантларга дефицит барлыкка килде”.

 

Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты, җырчы Ришат Төхвәтуллин иҗади төркемдә эшләр өчен артистлар табуы кыенлашуын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдергән.

«Үземнең төркемдә биючеләр сирәгәйде. Яшь биючеләр, нигездә, шәһәрдә, күпчелегенең гастрольләргә чыгасы килми. Талантларга дефицит барлыкка килде. Казанда профессионал да, буе да булган, яшь тә, гастрольләргә чыгарга теләгән артистлар сирәк. Без фестивальләрдә катнашкан артистларга күз салабыз», – диде ул Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйгенең гала-концеронтына багышланган матбугат конференциясендә.

Ул Әлфия Авзалованың иҗат төркемендә профессионаллар булуын искәртте. «Алар авыллар арасын атта үткән. Шул вакытта да ул көчле төркем туплый алган. Аларга ничек авыр булган, бүгенге автобуслар, уңайлыклар булмаган», – диде ул.

Аның фикеренчә, бәйгеләрдә катнашу – артист өчен зур мәктәп. «Бәйгедә катнашып кайткач, нинди җитешсезлекләр булуын аңлыйсың. Үз өстеңдә эшли башлыйсың. Беренче бәйгеләргә бик тырышып әзерләнгәнем истә. Миңа катнашкан өчен диплом биреп кайтарганга шундый ачуландым. Шул ук вакытта яңа максатлар белән кайттым. Бәйгеләрнең нигезендә яңа артистларны табу, аларга юл ачу тора. Артист, бәйгедә катнашып, халык күңеленә кереп китә алса, бу – иң зур нәтиҗә», – диде ул.

Җырчы Алия Карачурина да бу фикерне хуплады. «Бәйгеләрдә катнашып, тәҗрибә туплана. Бәйгеләрдә катнашырга кирәк. Бу имтихан тапшыру кебек», – диде ул.

Фото: 100biografiy.ruyk-resurs.ru

Артистларга җиңел акча гына кирәкме?
Артистларга җиңел акча гына кирәкме?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас