Йолдызлар тормышыннан
5 октябрь 2023, 10:33

Гомер үтә димә

Хәзерге заман хатын-кызына пенсия яшенә җитү тормышны яңача башлау өчен этәргеч булып тора. Бу яшьтә карьера төзелгән, балалар үскән, рәхәтләнеп яшәү өчен мөмкинлекләр күп. Игътибар иттегезме икән, “үзе өчен яшәү” димәдем. Чөнки мин язарга теләгән ханыма бу сүзләр туры килми.

Гомер үтә димәГомер үтә димә
Гомер үтә димә

Моң  үлмәсә, Галәм һәлак булмас…

                ( Мостай Кәрим)

 

Минем язмамның героинясы – гомерен җыр-моңга багышлаучы, бик күпләрнең яраткан җырчысы, районыбызның көмеш волонтеры, “Сәхипҗамал”, “Рәйхан”, “Өмет” клублары әгъзасы Альбина ханым Шәрипова. Кушнаренкода Альбина ханымны белмәгән бер генә кеше дә юк. Бар күңелен, бар моңын, бар булмышын, бөтен тырышлыгын инде 50 ел буена районыбызны матурлауга, үстерүгә бирде һәм шушы эшеннән илһам алып яшәде һәм яши. Нинди бәхет – яраткан эшеннән тәм табып, янып яши белү!

Шушы көннәрдә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Шәрипова матур юбилеен билгеләде. Хезмәттәшләре, яраткан тамашачылары Кушнаренко мәдәни-спорт комплексына “Гомерләр үтә димә” дип исемләнгән кичәгә җыелдылар.

Юбилярның хезмәт уңышларын чагылдырган фотокүргәзмәне караганнан соң, кунаклар якты тамаша залына юлланды. Зал туп-тулы иде. Юбилярны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Менә ул дулкынландыргыч момент! Димәк, эшләнгән эшләр, яшәлгән гомер, иҗат үзенең җимешләрен бирә! Гомер бушка узмаган. Котлау өчен сүзне район хакимияте башлыгы Марат Заһит улы Латыйпов алды. Ветераннар советы рәисе Венер Нигъмәтулла улы Галимов та тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Сәхнә түренә бер-бер артлы килгән кунаклар күтәрелделәр. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Әмир улы Дәүләтшин, Бөтенрусия татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина, Уфа «Рәйхан» клубы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмәт хезмәткәре, танылган тележурналист, язучы Халисә Мәсгут кызы Мөхәммәдиева, «Туган тел» каналыннан Лилия Вахитова,  Кушнаренко татар конгрессы житәкчесе Илфир Рәис улы Котдусов, Башкортстан мөслимәләр оешмасының Кушнаренко бүлеге җитәкчесе Рәсимә Зөфәр кызы Гаделова, , «Кызыл таң»гәзите журналисты Резеда Вәлитова, «Авангард» гәзите баш мөхәррире Фәнгия Хакова, районыбызның Почетлы гражданины Фәйләс Муллагалиев, һәм тагын бик күп кунаклар Альбина ханымны юбилее белән котладылар. Котлаучыларның барсының да исемнәрен санап бетереп булмый. Гомерләрен мәдәнияткә багышлаган бик күп иҗатташ дусларының килүе Альбина ханымга булган кадер-хөрмәтне ачык чагылдырды. Бәйрәмнең бизәге булып сәхнә түренә аның туганнары, гаиләсенең күтәрелүе булды. Тормыш иптәше Фидрат Әсләм улы белән алар 50 елга якын инде кулга-кул, иңне-иңгә терәп гөрләшеп яшиләр.

Кушнаренко сандугачы Альбина ханым турында күп язып булыр иде. Районның мслимәләр оешмасында актив катнашуы, матур итеп мөнәҗәтләр әйтүе, хәйрия концертлары үткәрүе, балалар өчен корбан бәйрәмнәре үткәрүдә ярдәм итүләре һәм башка игелекле эшләре турында бик күп итеп язарга була. Уңдык без Альбина ханымнан. Без аңа телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, моңыбызны саклап, озын бәхетле гомер итүен телибез.

     Рәсимә Гаделова, Башкортстан Мөслимәләр берлегенең Кушнаренко районы бүлеге җитәкчесе.

 

Читайте нас