

Чаллыда Эльмира Сөләйманова истәлегенә концерт үткән. Анда җырчының якыннары – ире Дмитрий белән балалары, туганнары, иҗатташ дуслары килгән.
Концертта Алсу – Азат Фазлыевлар, Динә – Рафаэль Латыйповлар, Чәчкә, Ильмира Нәгыймова, Илназ Бах, Әлфинә Әзһәмова, Мурат Гайсин, Дилә Нигъмәтуллина, Илвира Хамматова, Раяз Фасыйхов һәм башкалар җырлаган. Җырчыларның күбесе Эльмира Сөләйманова репертуарындагы җырларны махсус өйрәнгәннәр. Сәхнәгә чыккач, җырлар алдыннан Эльмира турындагы истәлекләре белән бүлешкән. Иң үзенчәлеклесе Раяз Фасыйховныкы булган. Һәрхәлдә, истәлек концертында елмаерга базмый утырган тамашачыны җанландырып җибәргән, көлдереп алган. Аның сүзләренчә, аш-суга уңган Эльмира Сөләйманова сәхнәдәшләрен дә сыйлап кына торган.
“Автобус белән гастрольләргә киткәндә, Казаннан кузгалу белән минем Люция пешергән тавык белән бәрәңгене ашап бетерәбез. Иртән чыгып китеш бит инде… Бөтен кешенең дә хатыны минеке кебек түгел, иртән торып, ашарга пешереп озатып калмый. (Мактаныйм әле). Барабыз-барабыз да, Мамадышта туктап, курка-курка чәй эчәбез. Ә инде Чаллыда безгә Эльмира Сөләйманова да өстәләсен белсәк, Мамадышта туктап тормыйбыз. Чөнки аны тормыш иптәше ике зур сумка белән озата. Автобуска килеп керә иде дә: “Нәрсә, Казан ачлары, әйдәгез, ашатам!” – дип, көлеп җибәрер иде”, – дип сөйләгән Раяз Фасыйхов.
Чыганак һәм концерт турында тулырак: Интертат