Йолдызлар тормышыннан
3 октябрь 2023, 09:21

Асаева башкача җырлый алмаска да мөмкин

Җырчы тавышсыз калган...

Асаева башкача җырлый алмаска да мөмкинАсаева башкача җырлый алмаска да мөмкин
Асаева башкача җырлый алмаска да мөмкин

Җырчыларның әле "урак өсте" дисәң дә була, көз айларында концертлар биреп йөри торган вакытлары. Әмма моңлы җырчыбыз Гөлназ Асаева зур бәлагә тарыган - тавышсыз калган. Моның турында ул тамашачыларына социаль челтәрләрдә хәбәр иткән: “Бернинди авыруым да юк. Уянуыма тавышым беткән дә куйган”,  дигән ул.

Гөлназның иҗатын яраткан язылучылары борчылып :“Тавышыгыз еш шулай югаламы?” дип кызыксынган. Гөлназ исә моңа җавап итеп: “10 ел элек шулай булган иде. Тавыш ярыларында бернинди дә проблема юк. Сәбәпләрен таба алмыйбыз. Тавыш кына юк. Бу мине бик куркыта...” дип җавап кайтарган.

Моңлы җырчыбызга тизрәк савыгып, сәхнәгә чыгуып теләп калабыз.

 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас