

Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә. Әлеге мәкаль безнең заманда кайсы һөнәр ияләренә иң нык туры килә дип уйлыйсыз? Әлбәттә, эстрада артистларына. Моңа тагын бер кат инандырырлык чираттагы хәбәр: Алмаз һәм Айдар Юнысовлар китап чыгарган. З. Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятендә егетләрнең "Аклы-каралы дөнья" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.
Кичә Уфаның “Яшьлек хаус” яшьләр әдәби клубында табадан яңда гына төшкән әлеге китапның исем туе узды.
Татар эстрадасының танылган игезәк җырчылары, виртуоз музыкант һәм автор-башкаручылары Алмаз һәм Айдар Юнысовларның бу беренче әдәби иҗат җимеше. Әлбәттә, Алмаз шигырьләрне мәктәптә укыган елларында ук яза башлаган. Соңрак аңа Айдар да кушылган. Алар бергәләп җыр сүзләрен язалар. Яңа чыккан җыентыкта да нәкъ җыр текстлары урын алган.
–Без үзебезне шагыйрь дип атамыйбыз һәм санамыйбыз. Без автор -башкаручылар. Матур эчтәлекле, тыңлаучыны яктылыкка, яхшылыкка өндәүче җырлар иҗат итәргә омтылучы автор-башкаручылар, – диде егетләр.