Барлык яңалыклар

Резидә Шәрәфиева чакырылмаган мәҗлескә барып, җырлап кайткан

"Мине күреп шаккаттылар".

Резидә Шәрәфиева чакырылмаган мәҗлескә барып, җырлап кайткан
Резидә Шәрәфиева чакырылмаган мәҗлескә барып, җырлап кайткан

Җырчы Резидә Шәрәфиева кичә ялгыш чакырылмаган мәҗлескә барып, җырлап кайткан. Бу кызык хәл турында ул кичә социаль челтәрләрдә тамашачылары белән бүлешкән.

"Мин бүген "Тантана" ресторанында кемнәрнеңдер никах ашына кереп, матур гына яшьләрне котлап, ике җырымны җырлап чыктым. "Сез әле кемнең кунагы булдыгыз?" - дип сорадылар. Мин әйтәм: "Әле мин эштән. Хәзер тиздән Рөстәм Закиров та килеп җитәчәк. Мине болай гына чыгарыгыз", - дим.

Халыкның моның кадәр җылы итеп каршы алганын күргән юк иде әле. Шаккатылар менә! Чыгу белән ике як та кул чаба башлаганнар иде, кереп киткәнче алкышладылар. Кара, мин әйтәм, нинди итагәтьле кунаклар! Кыз белән егет торып кына басмадылар инде!

Чыгып киттем. Мин аны соңынан гына белдем! Кайткач, Рөстәм Закировка шалтыраттым. Кайда соң син, дип сорыйм. "Син даталарны бутагансыңдыр, әле бит 22нче сентябрь генә, ә без синең белән 22 октябрьдә чыгыш ясарга тиешбез".- ди бу миңа.

Барыр алдыннан язуны йөз тапкыр карадым. Юк, исәпкә алмаганмын! Бер кеше дә белмәде нинди кунак икәнемне. Яшьләргә менә шундый музыкаль бүләк ясап, үземә савап эшләдем. Аллаһы Тәгалә кабул итсен! "- ди җырчы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в