-6 °С
Болытлы
Радик Юльякшин гастрольләре вакытында чирләп киткән. Моның турында ул социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. Концерттан соң ул үзен начар хис итә башлаган.
"Авырыйм. Концерттан соң тавыш утырды. Дару эзерләп куйдым инде. Йон оекбаш кидем, мич янында җылыда ятам.Мин хәзер бабай кебек", – дигән ул.
Әлеге вакытта аның Ижевскида гастрольләре бара. Концертларын өзмичә,тиз генә аякка бассын. Җырчы якташыбызның терелүен теләп калыйк.