

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында кунак булган. Анда җырчы булачак хатыны Эльмира белән 9 ел очрашып йөрүләре хакында да сөйләде.
«Бер карасаң, мин Эльмира белән укырга бер вакытта килдем. Мине – беренче курска, аны икенче курска кабул иттеләр. Мин – авыл малае, ул – шәһәр кызы. Шәһәр кызлары безгә карамас кебек иде. Бездә батырчылык та җитмәгәндер инде, шәһәрдә русча сөйләшәләр бит инде, мин – 15 яшькә кадәр татарча гына сөйләшкән кеше. Сөйләшергә дә җайсызрак булгандыр, кыенсынасың. Без күбрәк авылдан килгән кызлар белән аралаша идек.
Икенче курста шәһәргә күнеккәнбездер, батырлык та арткандыр, аралашып киттек. Хәтта очрашып йөри башлаган көн исемдә – 18 декабрь. Ул училищены беренче тәмамлап, Казанга китте, 1 елдан мин дә килдем. 9 ел вакыт үтеп китте.
«Бер интервьюда Эльмира сиңа ультиматум куеп хат язуы турында укыган идем. «Мин синең белән очраша алмыйм, Төркиягә яшәргә күченеп китәм. Шуның белән безнең мөнәсәбәтләр бетә», – дигән ул. Ул тәкъдим ясаганны көткәндер бит инде», – дип сорады тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова.
«Ул инде 9 ел көтте. Безнең мөнәсәбәтләрдә отпусклар булып ала иде инде. 9 ел иңне-иңгә куеп, җитәкләшеп кенә йөрмәдек. Монысы озакка сузылды, ярты елга. Мин бу хатны укыдым да, әле 1 атна бәрелә-сугыла йөрдем. Күңелдә нәрсәдер кабынды, «менә хәзер югалтам аны» дип уйладым. Ул гел минем янда кебек иде. Монда хатын-кызның хәйләкәрлеге дә булгандыр инде. Аннары очраштык та, «мин өйләнәм» дидем. Китмәде инде, кая китсен. Бәлки, китәргә җыенмагандыр да. Алайса, аның уе бар иде, ул төрекчәне өйрәнә башлаган иде. Мин бу хакта дус кызларыннан белдем дә. Моның уйлары, максатлары зурдан икән дип, җитди адым ясарга булдым.
Тапшыруның видеосын монда карый аласыз.