Йолдызлар тормышыннан
18 сентябрь 2023, 06:22

Резидә Шәрәфиеваның тавышы тәмәке тартканга калынайганмы?

Моңа ул ачыктан-ачык җавап биргән

Резидә Шәрәфиеваның тавышы тәмәке тартканга калынайганмы?Резидә Шәрәфиеваның тавышы тәмәке тартканга калынайганмы?
Резидә Шәрәфиеваның тавышы тәмәке тартканга калынайганмы?

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева үзенең үзенчәлекле тавышы белән аерылып тора. Аны башка җырчылар белән бутап та булмыйдыр, мөгаен. ТНВ каналында чыгучы “Ком сәгате” тапшыруында Резидә ханымга аның шундый үзенчәлекле тавышы турында сораулар биргәннәр. Иҗатын башлаганда аңа төрле сүзләр әйтүчеләр дә булган икән. Ир-ат яки хатын-кызмы икәнен дә аермаучылар табылган. Җырчы искәртеп узганча, тавышы тәмәке тартканга үзгәргән икән дигән сүзләр дә чыккан.

Синен тавышың шундыйрак, мондыйрак, дип тәнкыйтьләп әйтүчеләр дә, мактау сүзләрен яудыручылар күп булды. Баштарак “Син тәмәке тартасыңдыр, шуңа тавышың калынайгандыр?” дип кызыксыналар иде. Ләкин бу һич тә алай түгел. Дөресен генә әйткәндә, тавышымның үзенчәлеген, барлык мөмкинлекләрен әле генә аңлый башладым. Калынлыгы үземә ошый, аны халыкка ничек тапшырырга кирәклеген дә беләм һәм моны уңышлы кулланам. Кайберәүләр тыңлыйлар да, килеп карыйлар: ир-ат җырлыймы, әллә хатын-кызмы бу – аңлап булмый, диләр.  Шуңа карамстан, үземне хәзер мин бик яратам, үз тамашачыларым булуы белән бәхетлемен, – ди халык артисты.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас