

Эстрада җырчылар арасында да дин юлына басып, ислам йолалары буенча яшәүчеләр байтак. Алар шәхси тормышлары турында артык мактанмыйча, пиар ясамыйча, үз юлларын дәвам итәләр. Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов та шундыйларның берсе. Марат, сәхнә кешесе буларак, дингә ничек килгән? Намазга басуның сәбәбе нидә икән?
- Дин юлына әби-бабайлар бастырды. Аларның ураза тотканын карап, үзем дә иманга тартылдым. Уразаларны 1997 елдан ук калдырганым юк. Намазга баскач, күңелем тынычланды, үзенчә бер рәхәтлек, җиңеллек тойдым. Сәхнәгә килгәндә, кайбер артистлар кара пиар ясарга ярата бит. Мин андый әйбер белән кызыксынмыйм. Җырчы халыкны иҗаты белән җәлеп итәргә тиеш, ызгыш-талаш белән түгел. Әйе, мин дә кызык сөйләргә яратам, тик юри талашуны хупламыйм. Хәзер инде мин 5 ел намазда дисәм дә була. 2013 елда түбә япканда егылып имгәндем. Аяклар сынды, умыртка сөягенә дә зыян килде. Аякны кисеп атасы булганнар, төне буе нишләргә белмичә баш ватканнар. Иртән табиб: “Марат, аягыңның каны китте. Китмәгән булса, тәҗрибәмдә аягын кискән икенче пациентым булыр идең”, – диде. Бер елга якын хастаханә юлларында йөрдем, яңадан тудым дисәң дә була. Ул вакытта тормыш йөген сөйгән ярым тартып барды. Көндез дә, төнлә дә эшкә чыкты. Әле бит кызым да кечкенә иде. Хастаханәдә ятканда уйларга бирелдем. Күңелдә тынычлык бетте. Депрессия ике елга сузылды. Бу халәттә мине тормыш иптәшем генә күрде, бөтен үпкәләрне үз эчемә җыеп бардым”, – дип җырчы кичергәннәре белән бүлешкән.
Тулырак: Шәһри Казан