Йолдызлар тормышыннан
18 сентябрь 2023, 07:58

“Чишенеп чыга күрмә инде, Илсөя!”

Илсөя Бәдретдинова тамашачысыннан булачак концертлары турында киңәшләр сорап мөрәҗәгать иткән.

“Чишенеп чыга күрмә инде, Илсөя!”“Чишенеп чыга күрмә инде, Илсөя!”
“Чишенеп чыга күрмә инде, Илсөя!”

Социаль челтәрдә җырчы булачак концертлары турында фикер алышырга уйлаган, киңәшләр дә  сораган

– Сез миңа шуны языгыз әле: концерт ничә сәгать булырга тиеш ул? Кемдер 3 сәгатьне дә “бик кыска булды” ди. Кемдер 2 сәгатьне дә “озын” ди. Күлмәк ничә булырга тиеш? Күбрәк дәртле җырлар җырларгамы? Чәчне җыйган килешме, туздырыпмы?...Мин барыбер үземчә эшлим инде. Ләкин колак салам, һичшиксез, - дигән ул.

Аңа бик күп җаваплар килгән. Күпчелек кешенең фикере: Илсөянең концерты 3 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш икән. Күлмәкләрен дә елдагыча гел алыштырып торырга, кушканнар.

“Концертыгыз ничә сәгать барса да ошый”, “3 сәгатьтән дә ким итмәгез”, “Күлмәкләрегезне шулай еш алыштырып торыгыз. Тик чишенеп чыга күрмәгез!” – дип язучылар да булган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас