+21 °С
Болытлы


Игорь Николаев авыр хәлдә. Мәскәүдә композиторны йөрәк белән проблемалары сәбәпле дәваханәгә салганнар.
Быел гыйнварда музыкант башкала дәваханәләренең берсенә инфарктка шик белән эләккән иде. Анда артистка операция ясаганнар – ике стент куйганнар – дип язганнар иде матбугат чаралары. Хәзер медиклар артистка кабат операция ясаргамы, юкмы икәнен хәл итә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.