

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 14-17 сентябрьдә Уфада “Әйдә уйнарга!” Бөтенрусия фестивале үтә.
Фестиваль фән, сәнәгать, мәгариф һәм ата-аналар җәмгыяте белгечләре өчен уен культурасын үстерү, балалар тәрбияләүдә уеннар һәм уенчыкларның әһәмияте мәсьәләләре буенча уникаль мәйданчык булачак.
«Әйдә уйнарга!» фестивале кысаларында балалар өчен уеннар һәм уенчыклар, визуаль анимация контенты товарлары җитештерүчеләр, уйлап табучылар, шулай ук бөтен Русиядән дизайнерлар һәм осталар тәҗрибә уртаклашачак, балалар товарлары тармагын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр турында фикер алышачак.
Анда телевидение алып баручысы һәм актриса, «Мисс Дөнья -2002» исемен яулаган Оксана Фёдорова да килә. Ул фестивальдә күңел ачу программасын алып бара.
Аның белән бергә Хрюша, Каркуша, Филя һәм Степашка да катнаша.