

Билгеле гимнастка, телевидениедә алып баручы Ләйсән Үтәшева тумышы белән Әлшәй районының Раевка авылыннан. Бүгенге көндә аның картәтисе белән картәнисе - Зөбәрҗәт һәм Солтангәрәй Кираевлар шул авылда гомер кичерәләр. Ә шушы көннәрдә аларның гаилә коруларына 65 ел тулган. Авылның бу хөрмәтле парлары турында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин социаль челтәрләрдә язган.
"Зөбәрҗәт Сәгәрьяр кызы белән Солтангәрәй Әделгәрәй улының кулга-кул тотынышып бергә яшәүләренә 65 ел һәм алар бер-берсенә булган мәхәббәттен, хөрмәтен бүгенгәчә саклап калганнар. Алар тимер туйларын яшәү дәрте, тулы энергия һәм күтәренке кәеф белән каршы алалар", - дип язган Дамир Мостафин.
"Без башта Аккулай авылында яшәдек, кечкенәдән дус идек, бергә укыдык. Армиядә хезмәт иткәндә, күпләр аңа кияүгә чыгарга тәкъдим иткәннәр, чөнки ул бик матур кыз иде. Ләкин сөйгәнем мине көтте. Әйткәндәй, ул заманда районда югары сәүдә белеме булган бердәнбер хатын-кыз иде, Мәскәү сәүдә институтын тәмамлады", - дип горурланып сөйләгән гаилә башлыгы.
Алар янына уллары Рөстәм гаиләсе белән еш кайтып йөри, шулай ук кызының кызы - Ләйсән Үтәшева, кияве Павел Воля да балалары белән кайтып, хәлләрен белеп китәләр.
Бу гаиләгә исәнлек, озын гомер телибез!