Йолдызлар тормышыннан
14 сентябрь 2023, 16:16

Данир Сабиров: Миләүшә белән пыр тузып талаша идек

Гаилә тормышында төрле хәлләр була инде. 

Данир Сабиров: Миләүшә белән пыр тузып талаша идекДанир Сабиров: Миләүшә белән пыр тузып талаша идек
Данир Сабиров: Миләүшә белән пыр тузып талаша идек

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшә белән өйләнешкән вакытларындагы үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгән:

"Элек, яши генә башлаган мәлне, Миләүшә белән пыр тузышып әрләшә идек. Кемдер андый вакытта "Әйберләреңне җый" дип кычкырадыр, әмма минем "коронный фраза" ул: "Все, концерт эшен үзем башкарам, кирәкми миңа директор!" - дип, Миләүшәне лишал полномочий. Югыйсә, ансыз эш тәртибен җайлый да алмыйм. Чөнки мин иҗат кешесе, мин иҗат белән генә шөгыльләнә алам. Минем тётя - әнинең сеңлесе Миләүшә апа минем хатын белән миңа караганда күбрәк аралаша. Миләүшә апа Миләүшәгә шалтырата. Диалог:

- Ничек хәлләр?

- Талаштык әле...

- Эштән кудылармы?

- Әйеее...

Тиз кызып китүчен булсам да, мин тиз генә тынычланам да. Ярты сәгать үтәме-юкмы, дуслашабыз. Карыйсың, Миләүшә анда ДК директорлары белән Данир Сабиров концертына буш көннәр белешә... Тормыш җайлаша, минем кабат директорым бар  Миләүшә апа тагын Миләүшәгә шалтырата. Диалог:

- Дуслаштыгызмы?

- Әйе.

- Кире эшкә алдылармы?

- Алдылар...

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас