Йолдызлар тормышыннан
13 сентябрь 2023, 05:23

Җырчы Стәрлетамакта яшәүче ике яшьлек бала өчен миллион сум акча күчергән

Сабыйның әнисе күз яшьләре аша аңа рәхмәт белдергән. 

Җырчы Стәрлетамакта яшәүче ике яшьлек бала өчен миллион сум акча күчергәнҖырчы Стәрлетамакта яшәүче ике яшьлек бала өчен миллион сум акча күчергән
Җырчы Стәрлетамакта яшәүче ике яшьлек бала өчен миллион сум акча күчергән

Рэп стилендә җырлаучы Моргенштерн (РФда чит ил агенты дип санала) Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Гордей Иванов исемле авыр чирле малайга дәвалану өчен 1 млн.сумнан артык акча биргән.

Якташыбыз Алишер Таһир улы банк аша күчергән счетының күчермәсен социаль челтәрләрдә урнаштырып, үзенең үрнәгендә башкаларны да шундый изгелек эшләргә өндәгән. Табиблар ике яшьлек баланың баш миендә яман шеш тапканнар — әле дүртенче стадиядә булуы ачыкланган.

Сабыйың әнисе Жанна Верман әйтүенчә, аңа Израиль клиникасында дәвалану өчен 35 млн.сум кирәк икән. Социаль челтәрләрдә куйган видеосында ул Моргенштернга ярдәме өчен күз яшьләре аша рәхмәтен җиткергән. Үзебездә алган химиотерапия курслары яхшы нәтиҗә бирмәгән һәм шеш үсүен дәвам итә. Шуннан инде Жанна, соңгы өметен баглап, чит ил клиникалары белән элемтәгә кергән.

Рэперның шундый авыр чирле балаларга акчалата ярдәм күрсәтүе беренче тапкыр гына түгел. Әле аның тагын авыр чирле бер бала өчен 15 миллион сум акча күчерүе билгеле.

Уфада туып-үскән җырчы былтыр май аенда чит ил агентлары исемлегенә кертелде.Моңа ул каршы чыгып карарга маташты, ләкин суд аның дәгъвасын барыбер канәгатьләндермәде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас