+22 °С
Яңгыр


Олимпия чемпионы, фигурист Роман Костомаров “Киборг” дип аталган документаль фильмда төшәчәк. Ул протезлар белән яшәүчеләр тормышы турында.
Документаль проектның эпизодларын быелгы елның 30 июнендә төшерә башлаганнар. Ул 3 сериядән тора – һәрберсе протезлау өлкәсендәге яңа технологияләр, протез кул-аяклар белән яшәүче кешеләрнең тормыш-көнкүреше турында булачак.
Проект эксклюзив рәвештә Premier онлайн-кинотеатрында чыгачак. Премьера көне турында әлегә хәбәр юк.
Чыганак: iz.ru